Районның яшь спортчылары рәхәтләнеп футбол уйнау серләренә төшенә. 2011-2012 елларда туган үсмерләрнең уңышлары бар.
– Без Буада мини-футбол буенча ярышларда катнаштык. Ярышларда барлыгы 8 команда катнашты. Безнең футболчылар үзләрен көчле уенчылар итеп күрсәттеләр һәм призлы өченче урынны яуладылар. Балалар-безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормыш төзү өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә үсеп килүче буынның сәламәтлеге өчен көрәш-һәр өлкәннәрнең изге бурычы, - ди тренер Рөстәм Бикмөхәммәтов.
Рөстәм Бикмөхәммәтов эшчәнлегенең төп юнәлешләре - " Сәламәтлек-Һәркем өчен» девизы астында яшь спортчылар белән эшләү, үсеп килүче буынны тәрбияләү, аларны спортка тарту, футбол уеннарын популярлаштыру.