Апасның универсаль спорт залында егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасының зона туры узды.
Анда агымдагы ел призывниклары катнашты. Ярышлар 10 дисциплинада узды. Нәтиҗәләр гомумкоманда зачетында да, шәхси зачетта да билгеле булды. Дүрт район яшьләре бер залда очраштылар. Булачак солдатлар үзләренең җитезлекләрен, ныклыгын һәм көчен сынадылар. Барлык дисциплиналар буенча да беренче урынны Апас, икенче урынны Чүпрәле, өченче урынны Буа районнары алды. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга районыбыз данын лаеклы күрсәтергә, кеше тормышы иминлеге нигезләре, хәрби хезмәт нигезләре, республика Спартакиадасында физик әзерлек нигезләре буенча белемнәрен, күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә телибез.