"Һәркемнең сәламәтлеге өчен дога кылам»

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Колаңгы авылында яшәүче Назимә әби Рәхмәтуллина Ил башлыгының Котлау хатын алды. Акъэби үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

Кул хезмәте авыр икәнен ишетеп кенә белмәгән Назимә әби Рәхмәтуллина тормыш юлында бик күп сынаулар үтте. Мөгаен, шуңа күрә бүген ул тормышның һәр мизгеленә, һәр яңа көнгә сөенеп туядыр. Аны балалары, оныклары, якыннары, авылдашлары ялгыз калдырмый.
Мулланың тормыш иптәше Нәҗимә әби авылда дини йолалар кыла, догалары белән күңелләрен шифалый. Авылның һәр йортында аны беләләр һәм елмаеп каршы алалар.
Акъэби үзенең 90 яшьлек юбилеен мул табын артында, балалары, туганнары, якыннары белән каршы алды. Бу көнне аның адресына иң изге теләкләр яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярга ил Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов юбилярны авылдашлары исеменнән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International