Чарада Бакырчадагы Ш. Галиев музее директоры Рәшит Гыйльметдинов, Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Төп кунаклар-Апас урта мәктәбенең 3В сыйныф укучылары, алар танылган татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар.
Бюстка чәчәкләр куелды.
Шунысы куанычлы, балалар танылган якташыбыз, районыбыз горурлыгы турында белделәр. Алар искиткеч шигырьләр укырлар һәм аларны яратырлар дип ышанабыз!