Динә Мөхәммәтҗанованың балачак хыялы тормышка ашты

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Свияжский бистәсендә яшәүче Динә Мөхәммәтҗанованың балачак хыялы тормышка ашты. Менә инде 37 ел шәфкать туташы булып эшли.

- Мин Буа районының Атабай  авылында туганмын. Балачакта мине авылда шәфкать туташы булып эшләгән Динә апаның эшчәнлеге таң калдырды. Ак халаттагы авылдашларына ярдәм итәргә ашкынып торуына сокландым. Ул мине булачак һөнәремә юнәлтте дә. Без аның белән адашлар да, хәзер хезмәттәшләребез дә, - ди ул.
Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда травматология институтында башлый. Биредә 10 ел эшләгәч, район үзәк хастаханәсенә әйләнеп кайта. Башта Динә апа реанимация бүлегендә шәфкать туташы була. Хәзерге вакытта эндоскопия Кабинетында шәфкать туташы вазыйфаларын башкара.
- Кайда гына эшләсәм дә, бернинди кыенлык та тоймыйм. Чөнки мин үз һөнәремне яратам һәм үземә йөкләнгән вазыйфаларны бик теләп башкарам, - ди Динә апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International