Соңгы берничә ел эчендә республикада һәм районда автотранспорт саны шактый артты, юллар буенча автомобильләр хәрәкәте интенсивлашты.
Шуның белән бергә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре дә арта. Күп очракларда әлеге хәвеф-хәтәрләрнең сәбәбе балалар үзләре була. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү зарур.
Балачакта алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз истә кала һәм гомер буе саклана. Балаларны кече яшьтән үк "юл әлифбасы" на өйрәтү, аларда юл хәрәкәте күнекмәләрен формалаштыру - ата-аналар, тәрбиячеләрнең бурычы.
Минемчә, балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә омтылу тәрбияләү балалар бакчасыннан башлана.
Безнең балалар бакчасында шулай ук балаларның гомуми үсешенә, юлларда үз-үзен тотышына өйрәтүгә ярдәм итүче төрле чаралар үткәрелә.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә төрле алымнар кулланыла. Мәсәлән, әңгәмәләр, күзәтүләр, экскурсияләр, шигырьләр, җырлар өйрәнү, сәнгать әдәбияты, өстәл уеннары, төрле сюжетлы уеннар, дәресләр, КВН, тематик кичәләр. Әлбәттә, бу өлкәдә тәрбия һәм белем бирү эше кулга-кул тотынып бара. Балалар белән эш эзлекле рәвештә план буенча алып барыла.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүнең төп ысулы булып уен тора. Шуңа күрә урта төркемдә без сюжетлы уеннар кулланабыз. Уеннарга килгәндә, балалар рәхәтләнеп "Светофор", «нәрсә ул билге?» , "Транспорт төрләре".
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә дәресләр бик мөһим роль уйный. Әлбәттә, дәресләрнең ничек үткәрелүенә алынган белемнәрнең сыйфаты да бәйле. Мин үз дәресләремдә коры сүз белән генә чикләнмим, ә төрле уеннар рәвешендә укыйм. Бу инде балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләр бирә. Үз эш тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтәсем килә, һәр дәрескә җентекләп әзерләнгәндә генә күрсәтмә материалларның күплеге һәм кызыклыгы тиешле нәтиҗәләр бирә. "Әкият геройлары, яраткан балалар уенчыклары дәресләренә "килү" сабыйларның игътибарын юнәлтергә, аларны теманы үзләштерүдә активлаштырырга ярдәм итә.
Ләйсән Макарова, «Радуга»балалар бакчасы тәрбиячесе.