Апас районында «урманнарны саклау»региональ проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре төгәлләнде

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

«Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында Апас районында урманнарны торгызу мәйданын арттыру буенча чара үткәрелде. Эшләр тулы күләмдә тәмамланган - район территориясендә 6 меңнән артык агач үсентесе утыртылган.  Урманнарны торгызу эшләре район халкы, мәгариф учреждениеләре белән берлектә дә алып барыла. Болар - «Хәтер бакчасы», «хәтер урманы», «Геройлар Аллеясы», «Тормыш агачы», «Урманны саклыйк», «Үз агачыңны утырт»акцияләре.  – Үз өлешебез белән без уртак эшкә өлеш кертәбез-планетабызның үпкәләре булган урманнарны саклауга һәм торгызуга. Шуңа күрә урманнар турында кайгырту - безнең бурыч, - дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International