Белем бирү учреждениеләренең туклануын оештыруны тикшерү буенча комиссия эшли

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр районда мәгариф бүлегенең туклануны оештыруны тикшереп тору буенча муниципаль комиссиясенең планнан тыш күчмә утырышы уза. Комиссия әгъзалары районның белем бирү учреждениеләренең туклануын оештыруны тикшерәләр.

Комиссия коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча чаралар үтәлешен тикшерүгә аерым игътибар бирә. Һәр мәктәп ашханәсе мәктәп укучыларының яшен, сәламәтлеген, шулай ук баланың туклану рационында булырга тиешле кирәкле туклыклы матдәләрне исәпкә алып эшләнгән меню комплексын тәкъдим итә. Районның күп кенә белем бирү учреждениеләре озынайтылган көндә эшлиләр, балаларны ашату, нигездә, бу учреждениеләр белән тәэмин ителә. Шуңа күрә аларда туклануның ничек оештырылуына күбесенчә балаларның физик һәм психик үсеше бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International