Апас аграр көллияте Кубогына зонакүләм көрәш ярышлары башланды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Анда барлыгы дүрт команда катнаша.

 

Апасның универсаль спорт залында хәзерге вакытта көрәш ярышлары бара. Ул Апас аграр көллияте Кубогына оештырылды. Апас, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле яшь көрәшчеләре бил алыша биредә. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, аграр көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов һәм Апас спорт мәктәбенең көрәш тренеры Ринат Гыйламов егетләрне спорт бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде. Кем җиңәр? Әлегә билгесез. Бүләкләү тантанасы мизгелләрен соңрак сайтыбыз битеннән карап булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International