Апаста унҗиденче тапкыр “Ике моң“ узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Район мәдәният йортына “Ике моң“ парлы җырчылар бәйгесе узды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды һәм Аналар көненә багышланды.

 

Концерт төрле авыллардан һәвәскәр җырчыларны, төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Гаиләләре, хезмәттәшләре, дуслары белән җырлаучылар да булды.

“Ике моң –2021“ның гран-при иясе булып Кече Болгаердан Фәнил Низамов һәм Рания Низамова танылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International