Партиянең 20 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы кысаларында Апас җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов гражданнарны кабул итте. Онлайн режимда кабул итүне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үткәрде.
Кабул итү барышында баланы РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы исемлегендә булмаган кыйммәтле дару белән тәэмин итү, инвалид балага балалар мәйданчыгы урнаштыруда ярдәм итү, инвалид балага ноутбук алуда ярдәм итү, мәдрәсә төзелешенә спонсорлык ярдәме һәм аграр көллият өчен уку материаллары алуда ярдәм итү турында сораулар яңгырады. Депутатларга барлыгы 8 апаслы мөрәҗәгать итте.
Депутатлар барлык сорауларны да шәхси контрольгә алдылар һәм кергән мәсьәләләрне өйрәнү һәм хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.