“Коррупция коррозиягә тиң. Ржавчина металл сата, шулай ук коррупция дәүләт аппаратын, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен җимерә", – дип яза Александр Кирпичников.
Бик дөрес әйтелде. Коррупция-җәмгыятьнең бик куркыныч социаль күренеше. Коррупция - безнең илдә бүгенге көндә иң кискен проблемаларның берсе.
Шуңа күрә укучылар белән коррупциягә каршы профилактика эше-вакыт таләбе. Шул уңайдан Борнаш урта мәктәбендә системалы эш алып барыла. Укытучылар, тәрбиячеләр укучыларда бу "авыруга" тискәре караш формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатыннан төрле чаралар оештыралар.
Коррупциягә каршы көрәш кысаларында 2 нче сыйныф укучылары Коррупциягә каршы темага "Доктор Айболит" әкиятен уйнаттылар. Укытучы Алсу Әхмәтшина әзерләгән " бел һәм курыкма!"республика конкурсының муниципаль этабында беренче урынны алып, республика этабына җибәрелде.
"Ритм" яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау отряды әгъзалары Альбина Миннубаева җитәкчелегендә "Коррупция һәм Россия җәмгыяте"темасына доклад белән чыгыш ясадылар. Ришвәтчелек тарихы, аның барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләделәр.
Мәүлезиһан Дәүләтҗанова укучыларга җәмгыять белеме буенча сораулар бирде, нәтиҗәләр ясады, коррупциягә каршы законнар белән таныштырды.
Укучылар бу явыз күренешнең чәчәк атуына ничек каршы торырга, үз-үзеңне ничек сакларга, ришвәтчелекнең колы булмаска, закон алдында җаваплылыкны аңларга тырыштылар.
Без уртак тырышлык белән бу афәтне бетерергә тиеш, безнең киләчәгебез ышанычлы, гадел булсын.
Мәдинә Саматова, Борнаш мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.