Башта ул сырхауханәгә килеп китте. Биредә ул регистратура хезмәткәрләре белән аралашты, аларның пациентларны ничек кабул итүләре белән кызыксынды, белгечләргә бару өчен уңайлы шартларга игътибар итте. Өлкәннәр ешрак хастаханәгә килү белән регистратура бүлегенә мөрәҗәгать итсә, яшьләр табибка электрон рәвештә языла һәм бу вакытка гына килә. Бу табиблар өчен дә, халык өчен дә бик уңайлы. Район башлыгы амбулатор карталарны электрон рәвештә алып баруны уңай бәяләде.
Сырхауханә бинасында вакцинация һәм төрле медицина процедураларын үткәрү кабинетлары эшли. Һәр килүче тоткарлыксыз кабинетка уза, кирәкле ярдәм ала. Барысы да төгәл, тиешле тәртиптә оештырылган.
Район башлыгы табибларга ярдәм сорап килгән гражданнар белән дә аралашты, аларның фикерләрен сорашты, аларның кәефләре белән кызыксынды.
- Балалар поликлиникасын элек санэпидемстанция урнашкан бинада урнаштырырга планлаштырабыз. Моның өчен 35 миллион сумлык ремонт эшләре планлаштырылган. Якын арада без ниятебезне тормышка ашырырга планлаштырабыз. Бер бинада балаларны һәм өлкәннәрне дәвалау медицина нормаларына туры килми. Шуңа күрә без иске бинаны ремонтлау, җиһазлау өстендә эшлибез, - диде баш табиб Алмаз Алиуллин, планнар белән таныштырып.
Район башлыгы онколог, уролог, хирург кебек белгечләрнең эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Эшкә яңа кайткан яшь кадрлар белән аралаштым. Эндоскопия кабинетларын карады. Биредә урнаштырылган заманча җиһазлар табибларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Заманча аппаратлар колоноскопия, рентгенодиагностика кабинетларында да урнаштырылган. Бу аппаратлар аша пациентның мәгълүматларын Казанга да тапшырырга мөмкин. Рентген рәсемнәрен карау һәм өйрәнү өчен хирурглар өчен шартлар тудырылган. Маммография үткәрү бүлмәсе яңа цифрлы җиһазлар белән җиһазландырылган. Хастаханәдә шулай ук дин тотучы пациентлар өчен гыйбадәт бүлмәсе дә җиһазландырылган.
Кизү торучы табиблар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган: ашау-эчү, җылыну, азык-төлек саклау урыннары. Балалар дәваланган бүлектә дә, хатын-кызлар консультациясе бүлегендә дә шартлар яхшыра.
Хәзерге вакытта үзәк хастаханәдә төрле операцияләр үткәрү өчен бик күп уникаль җиһазлар урнаштырылган. Шулай ук УЗИ үткәрү бүлмәсе һәм лаборатория бүлеге тикшерү уздыручы авыруларга һәм медицина хезмәткәрләренә уңайлы булсын өчен җиһазландырылган. Стоматология бүлегендә дәвалану узу өчен җиһазлар тулысынча яңа, заманча.
- Алда безнең планнар зур. Хастаханәдә шартларны яхшырту буенча планлы эш алып барырга кирәк. Төрле инфекцияләргә каршы көрәшү өчен шартлар булдыру мөһим. Без коронавирус йогышы белән хәлнең катлаулануын беләбез. Шуңа күрә авылдашларыбызның сәламәтлеге беренче урында булырга тиеш, - диде Айрат Җиһаншин.
Район медицина хезмәткәрләренең йогышлы госпитальдә коронавирус йогышы белән авыручыларны дәвалау буенча фидакарь хезмәте аеруча билгеләп үтелде.