Һәрберебез өчен безнең бала – иң якын, иң кадерле. Баланы мәктәпкә озатканда: «тыңла, игътибарлы бул, укытучыларыңны тыңла», - дибез. Тик күбебез баладан аның уй-фикерләре, кәефе турында сорарга оныта, йә вакыт җитмәүгә сылтап, бөтенләй дә моңа игътибар итми.
Апас мәктәбе педагог-психологы Әнисә Салаватуллинаның эше эчке дөньяны, балаларның психологик халәтен аңлаудан, укытучы, ата-аналар арасында конфликтларны үз вакытында ачыклаудан һәм хәл итүдән гыйбарәт.
Әнисә Әнис кызы һәр бала белән уртак тел таба, үз-үзенә ышанычын ныгыта, шәхесне көчле рухлы итеп тәрбияләргә тырыша.
– Мин төрле темаларга тестлар, дәресләр үткәрәм. Шушы мәсьәләләрдән чыгып, эш планы төзим. Профилактик, коррекция дәресләрендә балалар үзләрен төрле катлаулы ситуацияләргә куялар һәм алардан чыгу юлларын эзлиләр. Алар дуслар һәм сыйныфташлар арасындагы низагларны хәл итәргә өйрәнә. Бала сәламәт булып үссен өчен, аның психик халәте да тотрыклы булырга тиеш. Балалар гына түгел, әти – әниләр дә шәхси консультацияләр үткәрәм, - ди Әнисә Анисовна.
Апас урта мәктәбендә ата-аналар җыелышларында еш кына психологик проблемалар турында фикер алышалар. Чөнки күп кенә аңлашылмаучанлыклар ата-аналар игътибары җитмәүдән башлана бит.
- Балаларны яратырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Бер – беребезгә күз карау, аның ничек үтүе турында сөйләшү мөһим,-ди педагог-психолог.