28 ноябрь - әниләр көне буларак билгеле. Шул уңайдан Ана Даны медале ияләре Хәйретдинова Ирина һәм Гыйлаҗева Сәлимә апалар музейга һәм китапханәгә кунакка чакырылдылар.
Тырыш, эшчән, акыллы, матур гаиләләр корып, тормышта үз урыннарын тапкан егет-кызлар үстергән күп балалы бу апаларга сокланмый мөмкин түгел. Баларыннан кәнагать булып, горурланып һәрберсе турында яратып сөйләделәр