Күккүз мәктәбенең “Химикум“ командасы регионара химик турнирдан уңыш белән кайтты

2021 елның 3 декабре, җомга

Зур Күккүз мәктәбе укучылары укытучылары Фәридә Гыйззәтуллина ярдәмендә төрле бәйгеләрдә еш катнаша.


Бу юлы да алар белемнәрен сынады. Нәтиҗәдә, җитәкчеләре Рәхмәт хатына лаек булды. 11 класс укучысы Диана Яруллина “100 процент ышаныч“ номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. “Химикум“ командасына шулай ук Диплом тапшырылды. 
Күптән түгел генә Зур Күккүз мәктәбендә эшләп килүче “Экомир“ берләшмәсе республика бәйгесендә уңыш яулаган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International