Ярышлар “Ак Барс” банк оешуына 28 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Шушы минутларда Апас урта мәктәбе спорт залында волейбол уеннары бара. Анда Апас, Каратун, Биеш мәктәпләреннән волейболчы кызлар ярыша.
Ярышларны ачу тантанасында сәүдә итү офислары төркеме җитәкчесе Илдар Нигъмәтҗанов, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов һәм Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдинова катнашты һәм спортчыларга гадел җиңүләр теләде.
Укытучы-тренер Рәмис Гыйззәтов ярышларга старт бирде.