Биредә һәрвакыт яңа ИТ, тәмле авыл каймаклары, төрле сөт табарга, казылык әйберләре, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм безнең аграрийлар җитештергән башка фермер продукциясе сатып алырга мөмкин.
Казанда ярминкәләр 15 мәйданчыкта уза.
12 ярминкә көнендә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 5313 тонна бәрәңге, 2428 тонна суган, 2 миллион данәдән артык йомырка сатылган. Сату суммасы барлык төр товарларга миллиард сумнан артып киткән. Бүгенге көндә халык арасында ажиотаж күзәтелми, шәһәрлеләр кирәкле продукция белән тулысынча тәэмин ителгән.
Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.