Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында гади авиамодельләр төзү буенча ярышларда Апас балалары да сынатмады.
Буа шәһәрендә узган әлеге ярышларда Апас балалары уңышлы чыгыш ясады. “Сәләт” балалар иҗат үзәгеннән Апас урта мәктәбе командасы “Өй эше” номинациясендә 2нче урынга лаек булды. Апас урта мәктәбе укучысы Айназ Фәйзуллин “Очыш төгәллеге” номинациясендә 3нче урынны яулады.