Олы Бакырчы мәдәният йортының музей бүлмәсе көннән-көн тулылана бара

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йортында авыл тарихын чагылдырган музей бүлмәсе булдырылган.

“Музеебыз борынгы экспонатлар, кул эшләнмәләре, тормыш кирәк-яраклары белән көннән-көн тулылана бара. Авыл халкы да музейга яратып килә. Өлкәннәр балачак хатирәләрен яңарталар, авыр, шул ук вакытта күңелле дә узган яшьлек елларын искә алалар. Авылның борынгы тормыш-көнкүреше белән яшь буын да кызыксына”, - ди музей җитәкчесе Ландыш Моталлапова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International