Каратун укучылары канатлы дусларны кайгырта

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Туган ягыбызда кышлаучы кошларга кышын безнең ярдәм кирәк.

 

Әлегә көннәр бик салкын булмаса да, тәрәзәгә килеп чиртүче песнәкләр, чыпчыклар күренә. Кышның холкы төрле буласын аңлап, Каратун мәктәбенең 3 “А“ классы укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә игелекле акциягә кушылды.

Укучылар җимлекләр ясап, аларны агачларга да урнаштырды. Алар үз эшләреннән канәгать калдылар. Хәзер һәр көнне җим салып, кошлар килүен күзәтәләр.

Тулырак: http://apastovo.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/karatun-ukuchylary-kanatly-duslarny-kaygyrta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International