Район халкы салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш иде.
"Салымнарны вакытында түләмәгән өчен пеня исәпләнә, кабат түләү кәгазе җибәрелә. Түләмәгән очракта мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Салым кодексының 48 статьясы нигезендә мәгълүмат судка җибәрелә. Суд карары буенча өстәмә чыгымнар да барлыкка килергә мөмкин. Димәк, салымнарны вакытында түләсәң, артык чыгымнар булмаячак. Нинди дә булса сәбәп аркасында соңга калсагыз, бурычлардан мөмкин кадәр тизрәк арынырга кирәк", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.