Безнең мәктәптә Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча балалар белән профилактик чаралар үткәрүгә зур игътибар бирелә

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Яшүсмерләр арасында экстремизмга каршы тору буенча даими рәвештә профилактик чаралар үткәрү мөһим. Мурза мәктәбе куркынычсызлыкны тәэмин итүдә һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар күрүдә федераль законнар һәм хөкүмәт карарларына таяна. Бу мәсьәләдә төп юнәлеш бирүче документ булып "2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы"тора. Шуның нигезендә мәктәпнең "куркынычсызлык паспорты" эшләнгән.

Мәктәптә 73 бала белем ала. Территория койма белән җентекләп әйләндереп алынган, яктыртылган, даими видеокүзәтү алып барыла. Мәктәптә телефон элемтәсе һәм интернет эшли. Төнге сак бар. Ә көндез керү һәм чыгу юлларын махсус билгеләнгән техник хезмәткәрләр күзәтә. Автомат рәвештә эшләүче янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе бар.
Даими уяулыкны тәэмин итүгә, мәктәп хезмәткәрләре арасында тәртип бозуларны вакытында тикшерүгә һәм ачыклауга, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча профилактик чаралар күрүгә юнәлдерелгән хокукый норматив актлар эшләнә. Терроризмга каршы көрәш буенча чаралар планы төзелде. Керү һәм чыгу режимы да катгый контроль астына алынды. Мәктәптә куркынычсызлык буенча махсус өйрәнүләр үткәрелә. Мәктәптә куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган махсус почмак эшли. Мәктәп хезмәткәрләре һәм укучылар арасында терроризм куркынычы янаган очракта үзеңне ничек тотарга, нинди чаралар күрергә кирәклеге турында даими аңлату эшләре алып барыла. Һәр сыйныфта даими рәвештә махсус дәресләр үткәрелә, экстремизм турында аңлатмалар бирелә. Бу темага рәсем конкурсы оештырыла.
Мәктәптә Терроризмга каршы көрәш, экстремизмны булдырмау мәсьәләләренә багышланган төрле акцияләр үткәрелә.
Әлеге мөһим мәсьәлә буенча мәктәп коллективы районның хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшли. Хокук саклау органнары вәкилләре безнең мәктәпкә еш йөри. Балаларга бу мәсьәлә буенча кызыклы аңлатмалар бирәләр. Мондый фикер алышулар кызыклы һәм аңлаешлы гына түгел, ә балаларны уй-фикерләргә этәрүче фактларга да нигезләнгән. Мәктәптә рухи-мәгълүмати климат булдыруга зур игътибар бирелә.
Укучылар арасында экстремизм күренешләре булмау профилактик эшнең уңышлы нәтиҗәсе дип саныйм.
Сиринә Шаһиәхмәтова,
Мурза урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International