Табар Черкене авылында яшәүче Зоя Петровна Сусарина үзенең 90 яшьлек юбилее көнендә үткәннәрне искә алды. Зоя апа тугыз бала үсә торган күп балалы гаиләдә туа. Авыр еллар булды, авыр йогышлы авырулар таралды.
Аларның күп балалы гаиләсендә өч улы һәм кызы исән кала. Зоя апа сигез яшендә укырга китә. Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытка дүртенче сыйныфка кадәр укыган кечкенә Зоя укуны ташларга мәҗбүр була. Аның ике олы абыйсы сугышка алына. Икесе дә яу кырында хәбәрсез югалган.
Зөя елгасында төзелә торган электростанциягә нигез салу өчен бик күп таш кирәк иде. Зоя апа калган яшүсмерләр белән бергә кыз тау янында таш чыгаруда катнашкан. Ә Куйбышев электростанциясен төзи башлаганнан соң Кама Тамагы районында агач әзерләүдә эшли.
1954 елда Зоя авыл егете Михаил Сусаринга кияүгә чыга. Хезмәт сөючән гаиләдә ике ул һәм ике кыз туа. Зоя Петровна лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Пенсиягә чыккач та, бер көн дә эшсез калмый, ындыр табагында урак вакытында колхозга булыша.
Юбилей уңаеннан Зоя Петровнага дәүләт башлыгы һәм район башлыгының котлау хатлары, чәчәкләр бәйләме тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин авылдашлары исеменнән җылы теләкләрен җиткерде. Укучылар Зоя Петровнаны котлау открыткалары белән сөендерделәр. Озын гомерле әби үзенең юбилеен күп санлы балалары, оныклары Һәм оныкчыклары арасында шатлыклы каршы алды.