Татарстанның иң озын гомерле кешесе – Апасның акъәбисе Зәйнәп әби Ибраһимова вафат

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Аңа гыйнвар аенда 108 яшь туласы иде.


Зәйнәп әби тумышы белән Сатмыш авылыннан. Озак еллар колхозда эшләгән. Тормыш иптәше Кәбир белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем, һөнәр биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. 
 
 Зәйнәп әби гомеренең соңгы көннәренә кадәр Апаста улы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә, олы хасияттә яшәде. 
 
 Ел саен туган көнендә Зәйнәп әбине котларга бару матур традициягә кергән иде. Әбинең колаклары ишетә, күзләре әйбәт күрә иде әле. Балалары янәшәсендә еш кына узган тормыш юлы хатирәләрен яңартты. 
 
Зәйнәп әби Ибраһимованың туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International