Карамасар авылы янәшәсендә булган юл һәлакәтендә бер кеше тән җәрәхәтләре алган

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Бозлавык юллар, игътибарсызлык, ашыгу соңгы вакытта транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе булып тора.

 
 Уланово-Каратун юлында, Карамасар авылы янәшәсендә ике машина бәрелешә. Һәлакәт “Шевроле Ланос“ машинасы шоферының каршы як юлга чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәтиҗәдә, шофер тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр. 
 
Юлларда сак булыгыз! Сезне өйдә исән-сау кайтуыгызны көтәләр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International