Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия эшләре дәвам итә

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Районда яшәүче мөмкинлеге чикле сабыйга якташыбыз Миләүшә Хәбибуллина Libre аппараты бүләк итте.

“Әлеге аппарат баланың сәламәтлеген контрольдә тотырга ярдәм итәчәк. Иганәче шулай ук балага уенчыклар да бүләк итте. Бүләкләрне ул сабыйның әнисенә тапшырды. Якташыбызга иксез-чиксез рәхмәт”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International