Аллам сакласын: мунча яраксыз хәлдә

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә янгыннар кабатлана.

Соңгы көннәрдә Табар Черкене авылында мунча яна. Күңелсезлек көндезге сәгатьләрдә килеп чыга.

“Бүгенге көндә мунча яраксыз хәлдә. Янгынның сәбәбе – төтен чыгу юлының дөрес эшләнмәве булырга мөмкин“, – ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Күп очракта кеше морҗа өчен алюминий труба куллана һәм аны куеп ялгыша. Ул кызу температурага түзми, эри. Күп янгыннарның да сәбәпчесе шул. Янгын сүндерүчеләр андый хаталарны кабатламаска өнди.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International