Партиянең Апас бүлекчәсе Яшь гвардиячеләре РФ Конституциясе көненә акция оештырдылар.

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Партиянең Апас җирле бүлекчәсенең Яшь гвардиячеләре узучыларга Россия Федерациясе флагын символлаштыручы өч төстәге тасмалар тараттылар.  Акция Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.

"Акция барышында без илебез Конституциясен, аның тарихын белүгә кагылышлы сораулар бирдек, ә дөрес җаваплар өчен бүләк сыйфатында тасма-триколор бүләк иттек. Шунысы куанычлы, безнең район халкы һәм кунаклары бу бәйрәм турында хәбәрдар һәм безнең сорауларга актив җавап бирделәр."- дип билгеләп үтте МГЕР җитәкчесе Илдар Салаватов.

Шулай ук яшьгвардиячеләр апаслыларны барлык куркынычсызлык чараларын сакларга һәм шәхси саклану чараларын кулланырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International