Апас муниципаль районы Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары ачык дәресләр үткәрә, алар барышында Конституция кабул итү тарихы, аның эчтәлеге турында сөйлиләр. Быелгы парламент дәресләренең төп үзенчәлеге – дәресләр онлайн форматта уза.
Депутатлар укучыларга Россия Федерациясе Конституциясенең ничек кабул ителүе, республикабыз халкы аны кабул итү өчен ничек тавыш бирүләре, республика парламенты ничек формалашуы, республика уставы ничек формалашуы, сайлау системасы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйли. Дәреснең икенче өлешендә укучылар үзләренең дәүләтнең төп законы турында белемнәрен тикшерәләр.
Мондый дәресләр районның барлык 19 мәктәбендә дә узачак.