Апас җирле бүлегендә Конституция көнендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Бу мөһим вакыйга белән балаларны җирле бүлекчә секретаре урынбасары Ленар Хантимиров һәм Апас муниципаль районы Советында депутат фракциясе әгъзалары котлады. Россиянең яшь гражданнары шулай ук РФ Конституциясен, Россия гимны текстын һәм «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Апас җирле бүлекчәсеннән сувенирлар алдылар.