V Бөтенроссия хокукый диктанты

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

2021 елның 3-12 декабрендә онлайн режимында V Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Һәр көнне, 3 декабрьдән башлап, чараның рәсми сайтында теркәлергә һәм узарга мөмкин. Шулай ук аноним узу мөмкинлеге дә бар. 

Диктантны оештыручылар - «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты»югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ярдәме белән.

Диктант хокукны өйрәнүгә мотивацияне арттыру һәм Россия халкының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу, аның яшь һәм социаль структурасын исәпкә алып үткәрелә. Диктант нәтиҗәләре буенча белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк. 

Диктантны 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр яза ала. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, граждан һәм гаилә хокукы буенча сорауларга җавап бирәчәк. 

Быел мәсьәләләрне берничә телгә күчерү планлаштырыла. Моннан тыш, диктантның ике версиясен эшләтеп җибәрү мөмкинлеге карала: юридик белемле һәм аннан башка гражданнар өчен. 

Ахырда катнашучылар күрсәтелгән баллар белән сертификатлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International