Апаста мөмкинлеге чикле райондашлар ГТО нормативлары тапшырды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

“Без бергә“ акциясе кысаларында, мөмкинлеге чикләнгән райондашлар ГТО нормативлары тапшырды.

Барлыгы 10 кеше катнашты. Райондашлар гәүдәне күтәрү, турникта күтәрелү, авырлыкка чыдамлык кебек төрләр буенча сыналдылар. Алар барысы да биремнәрне алтын билгеләргә үтәделәр.

“ГТО нормативларын һәр коллектив үтә ала. Бары тик ГТО нормативлары буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамовка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон – 89196994243“, – ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International