Морзаларда яшәүче Яппаровлар бу көннәрдә сөенечле вакыйга кичерә.
Аларның уллары Айнур 1 ел элек армия сафларына киткән иде. Хәрби бурычын намус белән үтәп, горурлык белән туган йортына кайтты ул.
Айнур диңгез флотында хезмәт итә. Иң элек 6 ай Хабаровск өлкәсендә хәрби укулар уза. Аннан Кырым Республикасында солдат хезмәтен үти.
“Яңа җирләр күрдем. Үземне башка яктан ачтым. Читтә башка төрлегә әйләнәсең, туган якның, әти-әнинең кадере арта. Бер ел гомерем бушка узмады. Әти