Апаста Каз өмәләре җирлекләрне иңли

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Районда халкыбызның милли йоласы – Каз өмәләре дәвам итә. Ул авылларны иңли, җирлекләрне берләштерә.

Авылларда оештырылган Каз өмәләренең иң матур күренешләре зонакүләм чараларда тәкъдим ителде. Зөянең уң ягы мәдәният хезмәткәрләре Әҗемдә, Зөянең сул ягы мәдәният хезмәткәрләре Урта Балтайда борынгыдан килгән йолаларны исәпкә алып Каз өмәләре үткәрде.

Урта Балтай авылында узган Каз өмәсенең проекты «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» директоры Алсу Мифтахова һәм аның хезмәттәшләренә дә тәкъдим ителде.

Каз өмәсе матур һәм истәлекле мәхәббәт тарихын, каз йолку, чишмәгә бару, каз юу күренешләрен үз эченә алды. Каз боткасы әзерләнде, каз маенда коймак пеште, самавыр кайнады. Уен-көлке, җыр-моңнар да читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International