Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу турында халыктан сораштыру (алга таба – сораштыру) ачылуы турында хәбәр итә. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Бу уңайдан сезне сораштыру үтүегезне сорыйм . Сораштыруны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында түбәндәге сылтама буенча карарга була: <url> https://open.tatarstan.ru/polls/