Район башлыгының Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы.

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

1993 елның 12 декабрендә Россия халкы демократия файдасына үз сайлауларын ясады, ил үсешенең стратегик юлын билгеләде. Конституцияне кабул итү Россия дәүләтчелеген ныгытуда зур роль уйнады, гражданлык һәм икътисадый ирекләрне ышанычлы тәэмин итте.
Апас районында яшәүче һәр кешенең, барлык россиялеләрнең иҗади эше Конституция нормаларын һәм принципларын тагын да тулырак тормышка ашырырга, Россия гражданнарының лаеклы тормыш һәм ирекле үсешен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.
Сезгә илебез, Апас районы иминлеге өчен эшегездә уңышлар телим. Сәламәтлек, бәхет һәм иң изге теләкләр!
Ихтирам белән, район башлыгы Айрат Җиһаншин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International