Морзалар солдат улын каршы алды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Морзаларда яшәүче Яппаровлар бу көннәрдә сөенечле вакыйга кичерә.

 

Аларның уллары Айнур 1 ел элек армия сафларына киткән иде. Хәрби бурычын намус белән үтәп, горурлык белән туган йортына кайтты ул.

Айнур диңгез флотында хезмәт итә. Иң элек 6 ай Хабаровск өлкәсендә хәрби укулар уза. Аннан Кырым Республикасында солдат хезмәтен үти.

“Яңа җирләр күрдем. Үземне башка яктан ачтым. Читтә башка төрлегә әйләнәсең, туган якның, әти-әнинең кадере арта. Бер ел гомерем бушка узмады. Әтием Алмаз да хәрби хезмәттә булган. Әти үрнәгендә мин ә хәрби бурычымны үтәдем“, – ди солдат егет.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International