Олы Болгаер егетләре “Без бергә“ акциясенә кушылды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Район күләмендә игълан ителгән “Без бергә“ акциясенә “Апас“ якташлык җәмгыяте әгъзалары да кушылды.

 
Олы Болгаер авылында туып-үскән, һәрчак хәйрия акцияләрендә катнашып, якташларын хөрмәт итеп яшәүче Әнсар Галиев һәм Рафис Гаптелганиев бу юлы да авылдашларын сөендерде. 
 
Алар Олы Болгаер авылында яшәүче, тумыштан мөмкинлеге чикләнгән Альмир Шәфигуллинга планшет һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Шулай ук сугыш чоры балаларына, мөмкинлеге чикле авылдашларына да бүләкләр бирелде. 
 
“Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Без бергә“ акциясен игълан итте. Бу акциягә якташларыбыз да кушыла. Олы Болгаердан чыккан егетләр матур үрнәк күрсәтә“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфетдинова да игге чараны оештырган якташларына рәхмәтләрен җиткерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International