Апас универсаль спорт залында Яшүсмерләр арасында көрәш буенча зона ярышлары узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Ярышлар Апас аграр көллияте Кубогына үткәрелде. Ул яшьләрне спортка җәлеп итү һәм авыл хуҗалыгы секторы һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Биредә Апас, Кайбыч, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан яшь көрәшчеләр җыелды.

Ярышларга иң көчле егетләр сайлап алынды. Көрәш келәмендә спортчылар бер-берсен алыштырдылар. Спортчылар дәрәҗәле Кубокны яулау өчен бөтен көчләрен куйдылар.
Ярышларда җиңүчеләргә килгәндә, барлык нәтиҗәләр буенча Апас командасы дәрәҗәле Кубокка ия булды,Буа командасы – икенче, Чүпрәле командасы-өченче.
Һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Шулай ук яшүсмерләр төрле номинацияләрдә билгеләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International