Апаста “Без бергә” акциясендә олы йөрәкле якташларыбыз катнаша

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Районда авыр тормыш сынаулары алдында калган гаиләләргә ярдәм чаралары дәвам итә.


Якташларыбыз Рафис һәм Миләүшә Хәбибуллиннар “Без бергә” акциясе кысаларында райондашларыбызны сөендерде. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә гаиләләр белән очрашты. Якташларыбыз мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләргә бүләкләр, район башлыгы Яңа ел күчтәнәчләрен тапшырды. 
 
Балалар кирәкле әйберләрен үзләре сораган. Кемдер спорт җиһазлары, кемдер киемнәр, дәвалану аппаратлары. 
Игелекле эшләр дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International