Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов безнең районга эш визиты белән килде

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Алар район башлыгы Айрат Җиһаншин белән Зөфәр Ибраһимов крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар, анда заманча технологияләр кулланыла.

Бу заманча сөт фермасы агымдагы елда файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә ферма тулы көченә эшли, сөт җитештерә. Биредә сыерларны саву процессы тулысынча автоматлаштырылган. Шулай ук барлык эшләр дә цифрлаштырылган һәм компьютер ярдәмендә башкарыла. Зөфәр Ибраһимов җитештерүнең һәр этабы турында сөйләде һәм җитәкчеләрне ферманың эше белән таныштырды.
– Без һәр хайванны тикшердек һәм анализладык. Бирегә тулысынча сәламәт күчерделәр. 1 ноябрьдә 20 баш сыер савылды. Бүгенге көндә биредә өч төркемдә 240 баш савым сыеры исәпләнә. Тагын 20 сыер савуны автоматлаштыру буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта фермага 80 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән. Тагын 13 миллион сум акча җәлеп ителәчәк, - ди хуҗалык җитәкчесе.
Заманча ферманың өстенлекләре бик зур. Хезмәткәрләр дә биредә тудырылган уңайлыкларга сөенеп, үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаралар.
Республика кунаклары сөт фермасы эшчәнлеге белән таныштылар һәм югары бәя бирделәр.
– Бүген без Апаска авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче эшмәкәрләр белән очрашырга килдек. Сәяхәтен без шушы хуҗалыктан башладык. Биредә бик зур эш башкарылды. Фермага бик күп терлекләр кайтарылган. Ферманың бөтен эше, җитештерү цифрлаштырылган, яңа технологияләр кулланыла. Производствода дөньядагы иң яңа технологияләр кулланыла. Эшмәкәргә, коллективка киләчәктә дә уңышлар, үзара аңлашулар телибез. Бу ферманың эш тәҗрибәсен башкаларга да күрсәтергә тырышырбыз, - диде республика кунагы Ришат Хәбипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International