“Йолдыз“ укучыларга Әнсар Галиевнең махсус бүләге бар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Олы Болгаерда туып-үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче, күп кенә хәйрия эшләренең үзәгендә кайнаучы Әнсар абый Галиев “Йолдыз“ редакциясе белән тыгыз элемтәдә яши.

 

Әнсар абый авылдашларына тирән хөрмәт белән карый. Ел саен сугыш чоры балаларына 6 айга “Йолдыз“ газетасы бүләк итә. Быел да ул авылдашларын сөендерде. 2022 елның беренче яртыеллыгында район газетасы атна саен бүләк булып киләчәк.

Тагын бер яңалык! “Йолдыз“ укучыларга Әнсар Галиевнең махсус бүләге бар. Бүләк иясе лотерея уйнату нәтиҗәсендә билгеле булачак. 6 айга язылу хакындагы квитанцияләрне редакциягә юллагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International