Район башлыгы урынбасары, Апас муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров Сатмыш авылында яшәүче күп балалы Веселовлар гаиләсенә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Балалар тәмле күчтәнәчләргә бик шатландылар.
«Безнең районның «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе әгъзалары елдан-ел «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнашалар. Акциянең асылы-апаслыларның теләкләрен үтәү, алар арасында-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, күп балалы гаиләләр. Мин ышанам ки, әлеге акцияне тормышка ашыру нәтиҗәсендә без бәйрәм хисен бүләк итәбез һәм шул рәвешле бер генә сизгерлек кенә булса да тормыш авырлыклары белән көрәшергә ярдәм итәбез.» - диде Ленар Хантимиров.
Биш бала анасы Яңа Ел теләкләрен тормышка ашырулары өчен рәхмәт белдерде: «рәхмәт сезгә гел игътибар бирәсез, менә хәзер дә сез яңа ел алдыннан чираттагы теләкләрегезне үтәгез!»