Закон бозып ялгышма!

2021 елның 17 декабре, җомга

Районда балигъ булмаганнар эше буенча комиссия биш административ эш карады.

Утырышта ата-аналарга һәм балигъ булмаган балаларга карата административ эшләр тикшерелде.
Комиссия секретаре Гөлнара Маликова белдерүенчә, административ эшләр арасында төрлесе бар. Беренче очракта бер яшүсмер апаслы Яшел Үзән шәһәрендә юл аша тиешле урыннан чыкмыйча, игътибарсызлык күрсәткән. Шулай ук берничә бала 71нче Закон таләбен үтәмәгән – кич әти-әнисе озатуыннан тыш, кичке сәгать уннан соң урамда йөргән. Әлеге эшләргә төрле административ җәзалар – кисәтүләр һәм штрафлар билгеләнде.
Утырышта шулай ук район прокуры Зөфәр Абитов та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International