«Алга» яшүсмерләр клубында самбо ярышлары уза

2021 елның 17 декабре, җомга

Апас, Буа, Кама-Тамагы һәм Биектау районнарыннан килгән яшь самбочылар бил алыша.

Самбо ярышлары “Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы” наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында уза. Ярышларда Апас, Буа, Кама-Тамагы һәм Биектау районнарының яшь самбочылары катнаша.
“Ярышларда 8 самбочы егетебез Апас районы данын яклаячак. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез”, - дип белдерде Илдар Салаватов районның яшьләр үзәге җитәкчесе.
Бүгенге көндә районда 40ка якын бала самбо белән шөгыльләнә. Яшь самбочылар сафы ел саен тулыланып тора.
“Яшүсмерләр тарафыннан әлеге спорт төренә кызыксыну арта. Бик яратып шөгыльләнәләр. Елдан-ел остаралар. Республика күләмендә бил алышып, уңышларга ирешләр ди” , - тренер Илгизәр Вәлиуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International