Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең җитәкчесе итеп кабат Фәрит Кәлимуллин сайланды

2021 елның 17 декабре, җомга

Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең еллык отчет-сайлау утырышы узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.


Утырышта еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, уңышлары билгеләп үтелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Пенсионерлар Союзы җирле бүлегенең җитәкчесе итеп кабат Фәрит Кәлимуллин сайланды.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ветераннар Советы җитәкчеләре, өлкәннәр катнашты.

Утырыш күңелле рухта бүләкләүләр белән тәмамланды. Республика күләмендә уңышка ирешкән өлкәннәр, Пенсионерлар Союзының җирле бүлеге белән тыгыз элемтәдә яшәүче райондашлар билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International