Районда 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Карар нигезендә, пиротехниканы куллану сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмәне тәшкил итә), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле), торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта тыела.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта, янгынга каршы режимда штрафлар каралган. Физик затлар өчен административ штрафлар – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International