Ындырчы авылының актив, тынгысыз авылдашлары Төркеме чишмәне төзекләндерде һәм чистартты

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Ындырчы авылының бер төркем актив, тынгысыз авылдашлары авылның үзенчәлеге булган чишмәне төзекләндереп, чистартып, аңа яңа тормыш бүләк итте. Шул уңайдан аларга Татарстан Республикасы Экология министрлыгының һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Юл читендә урнашкан Идырчы авылы чишмәсе җирлек халкын, юлчыларны чиста, шифалы суы белән сөендерә. Соңгы вакытта чыганак яңарту һәм карау таләп итә.
Авылның актив, тынгысыз кешеләре чишмәне төзекләндерделәр һәм чистарттылар, яңа тормыш бүләк иттеләр.
Озак еллар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән якташыбыз, Экология министрлыгы каршындагы җәмгыять рәисе Наил Гобәйдуллин активистларга министр исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чишмәне төзекләндерүдә катнашучылар Вил Хантимеров, Разыйх Арсланов, Илсур Баһитов һәм Николай Ильин шулай ук район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын да алдылар. Аларны район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International