10 декабрьдә дөньяда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Кеше хокуклары гомум декларациясен кабул итүгә багышланган Халыкара Кеше хокуклары көне билгеләп үтелде. Иске Йомралы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары катнашында бердәм дәрес тә кеше хокуклары темасына багышланды.
Бердәм дәрес барышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларына аерым игътибар бирелде. Авыр тормыш сынауларына түзә һәм көчле рухлы булып кала белгән кешеләр үрнәк булып тора. Быел мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокуклары турында Конвенция кабул ителүгә 15 ел тула. Тагын бер мөһим дата – 3 декабрь-Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне.
- Мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз һәрдаим игътибар үзәгендә. Мәктәптә авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия чаралары уза. Укучыларыбыз ягыннан ихтирам һәм кайгырту чагыла, - диде Рифат Гыйниятуллин.
Бердәм дәрестә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева катнашты.
– Халыкара Кеше хокукларын яклау көне уңаеннан без ел саен мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрәбез. Бу очрашулар бездә төрле форматта уза. Чараның максаты-балаларны "хокук", "Бурыч", "закон" төшенчәләре белән таныштыру, хокук һәм бурычларны аерырга, законга карата хөрмәт тәрбияләргә өйрәтү.
Гүзәл Хилавиева Иске Йомралы мәктәбе укытучысы Рифат Гыйниятуллинга кеше хокукларын яклауга багышланган дәресләр үткәрүдә хезмәттәшлек итүе өчен олы хөрмәтен белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.